news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга гошер сәдакасы таратты

Бүген тонна ярым гошер сәдакасы: 60 капчык бәрәңге, кишер, кабак өләшенде.

“Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга гошер сәдакасы таратты
Михаил Захаров

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга гошер сәдакасы таратты. Бүген тонна ярым гошер сәдакасы: 60 капчык бәрәңге, кишер, кабак таратылды.

Гошер сәдакасын тарату турында “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов сөйләде. “Хәзерге вакытта “Зәкят” хәйрия фондының карамагында булган мохтаҗларга, мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләгән гаиләләргә һәм гомумән авыр хәлдә калганнарга Чистай мөхтәсибәтеннән килгән гошер сәдакасы таратыла. Без бүген 60 капчык бәрәңге, кишер, кабак таратабыз. Быел гошер сәдакасы әле беренче тапкыр таратыла. Көз тәмамланганчы тагын тапшырырбыз, дип уйлап торабыз. Узган ел “Зәкят” хәйрия фондына гошер сәдакасын Балык Бистәсе мөхтәсибәте биргән булган, быел менә Чистай мөхтәсибәте башлап җибәрде. Бүген гомумән тонна ярым гошер сәдакасы таратыла”, - диде Булат Мәрданов.

Чистай мөхтәсибәте мөхтәсибе ярдәмчесе, Чистай мөселман яшьләре берләшмәсе җитәкчесе Радик Вафин “Татар-информ” хәбәрчесенә гошер сәдакасын җыю эшләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, мохтаҗларга бик күп кеше ярдәм итә һәм аларның саны елдан-ел арта гына. “Без бүген Казанга яшелчәләр алып килдек. Якынча барысы бергә 53-54 капчык. Шуның берничәсе – кишер, берничәсе – кабак һәм төп масса инде ул – бәрәңге. Без Чистайда бу атнаны гошер сәдакасы җыю атнасы дип игълан иткән идек. Аллаһка шөкер, кешеләр гошер сәдакасының нәрсә икәнен аңлыйлар. Ел саен моны аңлаган, моның кирәклегенә төшенгән кешеләр саны арта гына. Гошер сәдакасын алып килгән кешеләр бөтенләй төрле категорияләрдән. Сәдака бирүче кеше мөлкәтле, бай булырга тиеш дигән сүз юк ул. Беләсезме, тозлаган яшелчәләр банкасы алып килгән кешеләр дә булды. Нибары дүрт сутый бакчасы була торып, бер капчык бәрәңге алып килгән кешеләр дә бар диясем килә. Һәркем бүлешә, булыша – шулдыр уңышның нигезе.

Авыл җирлеге имамнары үтенече белән акция дәвам итәчәк, чөнки әле гошер сәдакасын бирергә теләүчеләр бар. Безнең эш бер капчык бәрәңге бирдең дә, шуның белән бетте түгел. Безнең “Нур” мәчете мөхтәсибәтендә социаль ашханәләре дә эшли. Без әзер ризыкны якынча 30 кешегә таратабыз. Монда без гошер сәдакасын бүген беренче тапкыр алып килдек. Чистайда да ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар, безнең аларга да ярдәм итәсе килә, шуңа күрә җыйган уңышның күпмедер өлешен үзебездә калдырдык. Кешеләр, мул уңышның бәрәкәтен саклап калу өчен, Аллаһ кушканча, гошер сәдакасы, ягъни уңышларының уннан бер өлешен мохтаҗларга бирәләр”, - диде Радик Вафин.

Нәрсә соң ул гошер сәдакасы дигән сорау белән “Татар-информ” хәбәрчесе Татарстан Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимеровага мөрәҗәгать итте. “Аллаһы Тәгалә һәрбер әдәм баласына үз ризыгын бирә. Менә монда да ел саен Аллаһ халыкка бай уңыш бирә. Кечкенә генә бер орлык утырталар, ә аннан күпме уңыш үсеп чыга. Аллаһы Тәгалә әдәм балаларына мөрәҗәгать итеп әйткән, “шушы байлыгыгыздан мохтаҗларга уңыш чыгарырга кирәк”, дигән. Моның асылы бик тирәндә ята: бай халык белән ярлы халыкны тигезләү. Ярлылар үзләрен кимсетелгән итеп санамасыннар дип, сәдака таратабыз. Гошерне уннан бер өлеш күләмендә бирәбез. Әгәр дә кеше 10 капчык бәрәңге җыя икән, бер капчыгын сәдака итеп бирергә тиеш була. Һәрбер мөхтәсибәттә бер үзәк мәчет була. Гошер сәдакасын җыюда райондагы имамнар бик зур эш алып барырга тиеш, чөнки халыкка барысын да аңлатып бирергә кирәк. Әгәр дә халык гошер сәдакасы – ул Аллаһның биргән нигъмәтеннән әзрәк кенә өлеш чыгару икәнен аңласа, аның бер генә капчык түгел, күбрәк итеп бирергә мөмкинлеге дә, теләге дә булыр иде”, - диде Айгөл Биктимерова.

  • Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә. Гошер сәдакасы түләүнең мәҗбүри булуы “Сыер” сүрәсенең 267нче аятендә күрсәтелә: “Ий мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһы күрсәткән урыннарга бирегез!..” Гошер сәдакасының мәҗбүрилеге шуның белән нигезләнә, һәрбер уңышның хакыйкый сәбәбе булып Аллаһының рәхмәте тора, ул уңай табигый факторларда чагылыш таба. Әлеге рәхмәткә ирешү һәм киләчәк уңышка өмет баглау өчен, Аның ихтыярына буйсынып, Кәлам шәрифтә әйтелгәнчә, гошер (уннан берен) бирергә кирәк. Шунысы күркәм, революциягә кадәр татар-мөселманнарда гошер сәдакасын җыю гадәти күренеш булган, ә совет чорында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алыштырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100