news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зәкят" хәйрия фонды мохтаҗлардан корбан итенә гариза кабул итә

Фондта корбан чалу буенча квалификацияле белгечләр белән киңәшләшергә һәм тикшерү узган маллар алырга мөмкин.

(Казан, 16 август, "Татар-информ").“Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәме алдыннан корбанлыкларга гаризалар кабул итә. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Бер сарыкның бәясе быел 7000 сум. Шунысы күркәм, “Зәкят” фонды барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала: мал-туарны күпләп сатып алу бәясеннән юнәтүдән алып, мохтаҗларга таратуга кадәр, ягъни теге яки бу хәйрияче исеменнән корбан чалу эшләрен башкара. Шулай итеп, әлеге бәягә корбан чалу, итне кисәкләргә ваклау, аны инвалидларга һәм күп балалы гаиләләргә өләшү керә", диелгән әлеге хәбәрдә.

Фондта корбан чалу буенча квалификацияле белгечләр белән киңәшләшергә һәм тикшерү узган маллар алырга мөмкин. Фондның хезмәтләре – бушлай. Һәр ел саен әлеге акция мохтаҗларда зур шатлык хисләрен кузгата. Хәзерге вакытта фондка корбан ите алу өчен 400 гариза кергән. Алар арасында аз керемлеләр, инвалидлар, авыр хәлгә төшкән кешеләр, ятимнәр бар.

Гаризаларны 20 августка кадәр тапшырырга мөмкин. Сарыкларның саны чикле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100