news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Зәкят” хәйрия фонды катлаулы диагнозлы балаларны дәвалау курсы өчен чыгымнарны түли

2016 елдан бирле эшли торган фонд, беренче чиратта, ДЦП белән авырган балаларга ярдәм итә.

“Зәкят” хәйрия фонды катлаулы диагнозлы балаларны дәвалау курсы өчен чыгымнарны түли
Михаил Захаров, Солтан Исхаков

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Соңгы өч елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды катлаулы диагноз куелган 156 авыру баланы дәвалау курсы өчен чыгымнарны түләгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова хәбәр итте.

“Зәкят” - авыру балаларны дәвалауга матди ярдәм күрсәтү буенча махсус программа. Фонд 2016 елдан бирле үз эшен алып бара”, - дип сөйләде Айгөл Биктимирова.

Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, 2016 елда “Зәкят” фонды катлаулы диагноз куелган 39 баланың дәвалау курсы өчен чыгымнарны түләгән. 2017 елда андый балалар саны 57 булса, быелның 9 аенда бу сан алтмышка җиткән.

“Дәвалау өчен акчаны волонтерлар һәм мәчеткә килүчеләр ярдәмендә җыялар. Бүгенге көндә реабилитация үзәгендә йөзгә якын бала дәвалана. Сабыйларның күпчелеге ДЦПның катлаулы  формалары белән авыручылар. Гадәттә монда аз керемле, күп балалы, тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балалар килә”, - диде ул.

Фонд эшчәнлегендә волонтерлар ярдәм итә. “Алар өчен Диния нәзарәте  каршында волонтерлар корпусы эшли. Корпуста авыру балаларга ярдәм күрсәтү нияте белән мастер-класслар оештыралар. Хәйрия чараларын үткәрү дә волонтерлар катнашлыгында үтә”, - дип әйтте Айгөл Биктимирова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100