news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Зәкят" хәйрия фонды күп балалы гаиләләр өчен ифтар уздыра

Казан шәһәрендәге "Софра кебаб" кафесында үтәчәк ифтарда утыздан артык мөселман гаиләсе катнашачак.

"Зәкят" хәйрия фонды күп балалы гаиләләр өчен ифтар уздыра
Михаил Захаров

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Иртәгә, 6 июньдә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды күп балалы гаиләләр һәм авыру балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен ифтар уздыра. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казан шәһәрендәге "Софра кебаб" кафесында үтәчәк ифтарда утыздан артык мөселман гаиләсе катнашачак.

Мәҗлестә балаларны бүләкләр һәм татлы ризыклар белән сөендерәчәкләр. Хәйрия мәҗлесе "Рамазан – изге гамәлләр ае" кысаларында мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән оештырыла, диелгән әлеге хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot