news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Зәкят» хәйрия фонды Изге Мәккә җирләрендә хәйрия акциясе үткәрде

“Зәкят” фонды Кәгъбәтуллаһ янында мохтаҗларны сыйлады.

(Казан, 15 гыйнвар, "Татар-информ"). Диния Нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Изге Мәккә җирләрендә хәйрия акциясе үткәрде. Бу турыда Татарстан Диния Нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Хәрәм мәчете уртасында урнашкан изге бина - Кәгъбәтуллаһ янында фондның генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин ашамлык пакетлары таратып чыкты. Күчтәнәчләргә утызга якын мохтаҗ кеше ия булды. Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгалә биргән сәдакаларны кабул итеп, киң рәхмәте белән кабул итеп алса иде!", диелә нәзарәт хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot