Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Зәкят» хәйрия фонды аз керемле гаиләләргә бала арбалары бүләк итте
Он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, тәм-томнар, шикәр, макарон һәм чәй кергән азык-төлек җыелмасы да таратканнар.
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды аз керемле, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләргә бала арбалары бүләк итте. Бик яхшы хәлдәге алты арбаны «Зәкят» хәйрия фондына битараф булмаган казанлылар биргән. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Арбалар барысы да фонд тәрбиясендә булучыларга тапшырылган. Бу — ялгыз аналар, күп балалы әниләр һәм Казанда яшәүче үзенчәлекле балаларның әти-әниләре. Моннан тыш, арбалардан кала, мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары да тапшырылды, чөнки пандемия нәтиҗәсендә күпләр эшсез калды. Азык-төлек җыелмасына он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, тәм-томнар, шикәр, макарон һәм чәй керә.
Игелекле эштә катнашасыгыз килсә, Сбербанк картасы номерына 4817 7601 6652 0787 (карта «Зәкят» хәйрия фонды хезмәткәре Борһанова Майя Атамуратовна исемендә) акча җибәрә аласыз, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз