news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зәкят" хәйрия фонды авыру балаларга ярдәм акциясен дәвам итә

Хәйрия акциясе кысаларында өч авыру баланы дәвалауга акча җыелган.

"Зәкят" хәйрия фонды авыру балаларга ярдәм акциясен дәвам итә
архив/Салават Камалетдинов, dumrt.ru

(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Изге Рамазан ае тәмамланырга тагын бер атна вакыт бар. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия акциясе кысаларында өч авыру баланы дәвалауга акча җыелган. Акция дәвам итә. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сәдака һәм зәкят, шулай ук 7715 номерына җибәрелгән игелекле смс-лар рәвешендә килеп ирешкән хәер акчасы хисабына 3 сабыйга – 13 яшьлек Карина Рахманкулова, 9 яшьлек Даниэль Хәнипов, 13 яшьлек Валентин Егоровка тернәкләнү курслары узу мөмкинлеге бирелде, диелә бу хәбәрдә.

Ярдәм Карина, Даниэль һәм Валентинга гына түгел, нәзарәтнең “Зәкят” фонды карамагындагы тагын ике бала – ДЦП диагнозлы 16 яшьлек Әлфия Борһанова белән психик, сөйләм үсешендәге тоткарлыклардан интегүче 5 яшьлек Ангелина Вавиловага да күрсәтелгән. Әлеге 5 сабыйга реабилитация курсы узу өчен җыелган акча тиз арада махсуслашкан медицина үзәкләренә күчереләчәк.

Рамазан аеның соңгы атнасында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды "Рамазан - изге гамәлләр ае" акциясен дәвам итәргә булды һәм тагын ике авыру сабыйны дәвалауга акча җыю игълан итте, диелә бу хәбәрдә.

Ярдәм итү өчен, KAZAN сүзен язып, буш ара калдырып һәм күчерергә теләгән сумманы (50 сумнан башлап) күрсәтеп, 3116 номерына SMS-хәбәр җибәрергә кирәк. Акчаны шулай ук 5469 6200 1978 0699 номерлы Сбербанк картасына күчерергә мөмкин (Мәрданов Булат Раифович картасы).

Матди ярдәмне, түләү исемен (баланың фамилиясен һәм исемен) күрсәтеп, «Зәкят» хәйрия фондының исәп-хисап счетына күчерергә була. Өстәмә мәгълүматны фондка (843) 225-33-22 номеры буенча шалтыратып белергә мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100