news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Зәкят” хәйрия фонды 3000 кешегә ифтар үткәрә

Һәрбер теләгән кеше ифтарларны оештыруда катнаша ала.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”).Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында Рамазан ае дәвамында Казан мәчетләрендә, шулай ук Россия ислам институты һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә социаль ифтарлар үткәрә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыз ачу мәҗлесләрендә гомуми катнашучыларның саны 3000 кешегә җитәр дип күзаллана. Ифтарлар “Борнай”, “Миргазиян”, “Гаилә”, “Кабан арты”, “Ярдәм”, “Тынычлык” мәчетләрендә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә, Россия ислам институтында узачак.

Һәрбер теләгән кеше ифтарларны оештыруда катнаша ала. Мәҗлесләрне үткәрү өчен сәдакаларны күчерү буенча 225-33-22 телефонына шалтыратырга мөмкин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot