news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Зәкят» хәйрия фонды 18 мең мохтаҗ кешегә ифтар җыелмасы тапшырды

Ифтарны оештыручылар барлык теләүчеләрне дә проектка ярдәм итәргә чакыра.

«Зәкят» хәйрия фонды 18 мең мохтаҗ кешегә ифтар җыелмасы тапшырды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды VIII Республика ифтары кысаларында республиканың 30 мөхтәсибәтенә һәм Казанның 40 мәчетенә 18 мең ифтар-җыелмасы җибәрде. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ланч-боксларны инвалидлар, ялгыз өлкәннәр, күп балалы гаиләләр, ятимнәр, ялгыз аналар, чит шәһәрләрдән килгән студентлар, билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр ала.

Ифтар-җыелмаларын волонтерлар «Ак Барс Арена» стадионы һәм «Туган авылым» милли-туристик комплекс территориясендә тутыра.

Ифтарны оештыручылар барлык теләүчеләрне дә проектка ярдәм итәргә чакыра. Акча күчерү өчен реквизитлар ТР Диния нәзарәте сайтында урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot