news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» фонды оештырган Корбан ашында Сәидә Мөхәммәтҗанова җырлаган

Мәҗлескә ДЦП диагнозлы, аутизм белән авыручы сабыйлар, аларның әти-әниләре, ятимнәр, начар күрүчеләр һ.б. килгән.

«Зәкят» фонды оештырган Корбан ашында Сәидә Мөхәммәтҗанова җырлаган
dumrt.ru

(Казан, 18 август, "Татар-информ").  «Зәкят» хәйрия фонды балалар өчен оештырган Корбан ашында «Голос дети» проекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Коръән хафиз Фазлетдин Замонов башкаруында нәшидләр һәм мөнәҗәтләр яңгырады. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Туган авылым» милли комплексында Корбан бәйрәменә багышлап уздырылган чарада барлыгы 250 кеше катнашты. Мәҗлескә ДЦП диагнозлы, аутизм белән авыручы сабыйлар, аларның әти-әниләре, ятимнәр, начар күрүчеләр, сукырлар, аз керемле һәм күп балалы гаиләләр җыелган.

Биредә Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, «Сәлах» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хазрат Юлдашев һ.б.лар булган. Бәйрәм кунакларын Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләгән.

Мәҗлесне күп санлы җыр бәйгеләре җиңүчесе Тимур Фазлыев Изге Коръән аятьләре укып башлаган. «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов бәйрәмне оештыруга өлеш кертүчеләргә, иганәчеләргә, волонтерларга һәм хезмәттәшлек иткән барлык ешеләргә рәхмәт әйткән.

Моннан тыш, «Зәкят» хәйрия фонды канаты астындагы тагын бер сабый – Диләрә Хөснуллинә кунакларны Коръән аятьләре укып сөендерде, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100