news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Зәкят” фонды нәзер һәм гакыйка корбаннарына гаризалар кабул итә

Сарыкның бәясе биш меңнән алып 7500 сумга кадәр, әлеге бәягә малны сую, кисәкләргә бүлү, халыкның социаль яктан якланмаган катламнарына өләшү керә.

(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Мөфтиятенең “Зәкят” фонды нәзер һәм гакыйка корбаннарына гаризалар кабул итә. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бер сарыкның бәясе биш меңнән алып 7500 сумга кадәр, әлеге бәягә малны сую, кисәкләргә бүлү һәм халыкның социаль яктан якланмаган катламнарына өләшү керә. Фонд шулай ук гошер сәдакасы кабул итә. Фонд барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала: күпләп сатып алу бәясеннән сарыкларны кулга төшерүдән алып мохтаҗ авыруларның өйләренә китереп бирүгә кадәр. Безнең квалификацияле белгечләр хәйриячеләргә корбан чалу гамәлләре, корбанның тиешле күләме һәм тере малның бәясе буенча консультацияләр бирәләр, тикшерү узган оешмалардан корбанлыклар сатып алу тәкъдимен җиткерәләр, корбан чалуга күзәтчелек итәләр, чыннан да мохтаҗ булганнарга итне өләшү җаваплылыгын үз өстенә алалар. Шулай итеп, фонд теге яки бу хәйрияче исеменнән корбан чалуның тулы циклын башкара, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фондның хезмәтләре – бушлай.

  • “Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән гакыйка турында сорагач, ул болай дигән: “Кемнең дә булса баласы туса һәм аларга атап корбан чалырга (нусук) теләсә, малайга ике бер төсле сарык, ә кызга бер сарык чалдырсын” (Әхмәд 2/194, Әбу Давыд 2842, ән-Нәсаи 3/884.

“Зәкят” хәйрия фонды атна саен диярлек мохтаҗларны ит белән тәэмин итә. Күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, ялгыз өлкән кешеләр һәм инвалидлар үзләренең милли һәм дини яктан аерымлыкларына карамастан корбан итләрен кабул итеп алалар.

  • “Зәкят” хәйрия фонды түбәндәге адреста урнашкан: Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6/27. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100