news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» фонды мохтаҗларга тарату өчен фитыр сәдакасы кабул итә башлады

Быел фитыр сәдакасы күләме - 100 сум.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Рамазан ае башланганнан бирле мөселманнар фитыр сәдакасын түли башлады. Дин кардәшләргә уңайлы булсын өчен, Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга тарату максатыннан фитыр сәдакалары кабул итә башлады.

Быел фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләмен нәзарәтнең Голамәләр шурасы 22 000 сум (көмеш буенча) күләмендә билгеләде. Фитыр сәдакасы күләме — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 600 сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100