news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зәкят" фонды мохтаҗларга өләшү өчен корбан чалуга гаризалар кабул итә

Бер яшьлек бәрәннең бәясе 8000 сум, әлеге суммага малны сую, итне ваклау һәм мохтаҗларга өләшү керә.

"Зәкят" фонды мохтаҗларга өләшү өчен корбан чалуга гаризалар кабул итә
Рамиль Гали

(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәме алдыннан традицион рәвештә “Мохтаҗларны тукландыр” акциясен игълан итте. Әлеге башлангыч кысаларында һәрбер теләгән кеше “Зәкят” фондыннан сарык сатып алып, аның итен мохтаҗларга тапшыра ала. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бер яшьлек бәрәннең бәясе 8000 сумны тәшкил итә: әлеге суммага малны сую, итне ваклау һәм мохтаҗларга – инвалидларга һәм күп балалы гаиләләргә өләшү хезмәте керә.

“Зәкят” фонды тулысы белән барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала: сатып алудан алып мохтаҗларга илтеп бирүгә кадәр", – ди фондның генераль директоры Булат Мәрданов.

Квалификацияле белгечләр корбан чалу гамәле буенча хәйриячеләрне кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирә. Фонд хезмәтләре – бушлай. Ул бернинди дә финанс табыш алуны күздә тотмый, корбан итен тарату буенча барлык эшләр Аллаһы ризалыгы өчен башкарыла, безнең ниятебез – корбан итен күпләгән мохтаҗларга җиткерү, диелә бу хәбәрдә.

Әлеге мөмкинлектән файдалану өчен (843) 225-33-22 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сарыкларның саны чикләнгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100