news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Зәкят” фонды мөмкинлекләре чикле балаларның әти-әниләренә ярдәм күрсәтә башлаган

Авыру балаларга музыкатерапия, иҗади мастер-класслар, ә әти-әниләре өчен фитнес һәм бию дәресләре оештырылган.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк” проекты  кысаларында да хәйрия эшләре башкара. Әлеге проект 2017 елдан эшләп килә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә мөселманнар Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова хәбәр итте.

  • Проект РФ Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын файдаланып тормышка ашырылган.

Үзәк балаларның һәм аларның әти-әниләренең физик һәм психик сәламәтлеген ныгыту, социальләштерү максатыннан барлыкка килгән. Ул 3 яшьтән 27 яшькәчә инвалидлар өчен тәгаенләнгән. Бүгенге көнне үзәк аша йөзләп бала үткән. Монда ДЦП, аутизм, начар күрү, чукраклык, саңгыраулык һәм башка авырулардан дәваланучы сабыйлар йөри. Үзәк тәрбиячеләре авырулар белән эш итә, җәмгыятькә яраклашырга ярдәм итә.

“Бу уникаль проект. Үзәктә авыру балаларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә ярдәм күрсәтелә. Үзәктә тәҗрибәле педагоглар, тәрбиячеләр хезмәт итә. Атнасына өч тапкыр әти-әниләр белән психологлар эшли. Үзәктәге дәресләрдән соң балаларда яшәү көче туа, ә әти-әниләрдә киләчәккә өмет уяна”, - дип әйтте Айгөл Биктимирова.

Балаларга сәнгать, музыка терапиясе, иҗади мастер-класслар, әкият терапиясе, гомуми физик әзерлек буенча дәресләр алып барыла. Әниләр өчен фитнес, бию терапиясе, тегү түгәрәкләре оештырылган.
Айгөл Биктимирова “Зәкят” хәйрия фонды проектын дәвам итәр өчен РФ Президенты грантына гариза җибәрүен әйтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100