news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зәкят" фонды Корбан бәйрәменә әзерлек башлады

Бер яшьлек бәрәннең бәясе - 8000 сум.

(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәме алдыннан традицион рәвештә “Мохтаҗларны тукландыр” акциясен игълан итә. Һәрбер теләгән кеше “Зәкят” фондыннан сарык сатып алып, аның итен мохтаҗларга тапшыра ала. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Бер яшьлек бәрәннең бәясе 8000 сумны тәшкил итә: әлеге суммага малны сую, итне ваклау һәм мохтаҗларга – инвалидларга һәм күп балалы гаиләләргә өләшү хезмәте керә.

“Зәкят” фонды тулысы белән барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала: сатып алудан алып мохтаҗларга илтеп бирүгә кадәр, – дип билгели фондның генераль директоры Булат Мәрданов. – Безнең квалификацияле белгечләр корбан чалу гамәле буенча хәйриячеләрне кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирәләр.

Әлеге мөмкинлектән файдалану өчен (843) 225-33-22 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгечләр сезгә барысын да аңлатып, корбан чалу йоласын үтәр өчен акча кабул итеп алачак һәм аны җиренә җиткереп башкарачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100