news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Зәкят» фонды Казанда мохтаҗлар өчен хәйрия ашлары оештыруны дәвам итә

«Зәкят» хәйрия фонды шулай ук волонтерларны әлеге акцияне оештыруда ярдәм итәргә чакыра.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды мохтаҗлар өчен даими хәйрия ашлары уздыруны дәвам итә.

Бушлай кайнар ризык атнага өч тапкыр – һәр сишәмбе 10.00дә Ветераннар йортында (Имәнлек ур., 35), чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 10.00дә Казанның Борһан Шаһиди скверында (Борһан Шаһиди урамы, 17) таратыла. Мохтаҗларга салат, беренче һәм икенче аш, ипи, чәй яки компот тәкъдим ителә. 

Хәйрия ашлары йортсыз-җирсез калганнар, ятимнәр, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чиклеләр, ялгыз яшәүче өлкәннәр һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләр өчен үткәрелә. «Зәкят» хәйрия фонды шулай ук волонтерларны әлеге акцияне оештыруда ярдәм итәргә чакыра. Теләге булган һәркем бу изге эштә катнаша ала. Моның өчен 225-33-22 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

  • 2018 елда нәзарәтнең «Зәкят» фонды тарафыннан фәкыйрьләр өчен ел әйләнәсе оештырылган хәйрия ашларында кайнар ризыкларның барлыгы 7988 порциясе таратылды.
  • Акция «Игелекле Казан» проекты кысаларында уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot