news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Зәкят” фонды күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә биш мең тонна ит өләшәчәк

Әлеге акция Корбан гаете уңаеннан оештырыла.

(Казан, 6 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Быел “Зәкят” фонды тарафыннан күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, ятимнәргә, караучысыз калган ялгыз кешеләргә биш мең тонна ит таратылачак. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Якынча ун социаль оешмаларга да ит өләшү планлаштырыла: беренче балалар хосписы, А.Вавилова исемендәге Казан хосписы, акыл үсешендә тайпылышлар булган балалар өчен беренче мәктәп-интернат, “Диабетсыз тормыш” үзәге, “Восхождение” үзәге, Яшел Үзән шәһәренең психоневрологик диспансеры, “Забота” оешмасы”, - диде ул.

“Зәкят” фонды белгечләре һәр кешегә консультация бирәчәк һәм ярдәм алу өчен нинди документлар тапшыру кирәклеген әйтәчәк.

“Унынчы августта безнең хаҗиларыбыз Гарәфә тавында Аллаһка мөрәҗәгать итеп, догалар кылачак. Ул җир - догалар кабул була торган урын. Шул көндә Гарәфә тавында булмаган барлык кеше дә ураза тота. Без дә Казанның бер мәчетендә ураза тоткан 200 кеше өчен ифтар оештырачакбыз”, - диде Булат Мәрданов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100