news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәкят» фонды авыру балаларны атлар ярдәмендә савыктыру өчен ипподромга алып килде

Иппотерапия мөмкинлекләре чикле кешеләрнең физик һәм психик халәтен яхшыртуга ярдәм итә.

«Зәкят» фонды авыру балаларны атлар ярдәмендә савыктыру өчен ипподромга алып килде
http://dumrt.ru/

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды үсешләрендә тайпылышлар булган балаларны һәм яшүсмерләрне Казан ипподромында җыйды.

Биредә алар атларга утырып йөрде. «Зәкят» хәйрия фонды мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрнең ипподромга барып җитүен алдан кайгыртты. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмдә катнашучылар өчен Казан ипподромы музее һәм ат абзары буйлап экскурсия оештырылды, алар атларны сыйпап карады һәм кулдан ашатты. «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен атларга утырып йөрү иң дулкынландыргыч мизгелләр булды, диелә хәбәрдә.

Иппотерапия мөмкинлекләре чикле кешеләрнең физик һәм психик халәтен яхшыртуга ярдәм итә. 

«Зәкят» хәйрия фонды һәм Казан ипподромы алга таба инвалид балаларның сәламәтлеген ныгыту өлкәсендә хезмәттәшлекне дәвам итәргә, шулай ук күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрне иппотерапиягә җәлеп итәргә ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100