news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Зәкят” фонды аутизм белән интегүче балаларга бәйрәм оештыра

“Туган авылым” күңел ачу комплексында яшь кунаклар өчен танылган алып баручы Айрат Заһриевтан иҗади мастер-класслар һәм күңел ачу оештырылачак.

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). 2 апрельдә аутизм проблемасы турында Бөтендөнья мәгълүмат таралу көнендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды балаларның үсешендә аерымлыклар килеп туган балаларга һәм аларның әниләренә бәйрәм оештыра. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

“Туган авылым” күңел ачу комплексында яшь кунаклар өчен танылган алып баручы Айрат Заһриевтан иҗади мастер-класслар һәм күңел ачу оештырылачак. Әлеге чара җылы дустанә мохиттә чәй эчү белән төгәлләнәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Теләктәшлек сыйфатында һавага зәңгәр шарлар очырылачак. 

Башлана 14:00 сәгатьтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot