news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үз клибының Аврил Лавин тарафыннан өлешчә кабатлануына Эльмира Кәлимуллинаның исе китмәгән

Эльмира Кәлимуллина, авторлык хокукларын яклап, судлашып йөрмәячәк.

Үз клибының Аврил Лавин тарафыннан өлешчә кабатлануына Эльмира Кәлимуллинаның исе китмәгән
Рамиль Гали

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Аврил Лавинның Head Above Water җырына ясалган яңа клибы Эльмира Кәлимуллинаның 2015 елда чыккан клибына аваздаш. Әмма татар җырчысы моңа сөенгән генә. Бу хакта ул бүген «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте.

“Бу минем өчен көтелмәгән хәл булды. Моны охшашлык дип кенә дә әйтеп булмый. Безнең клиптан аерым кадрлар алынган, сюжет линиясе дә кабатланган. Мин моңа сөендем”, - диде ул әлеге теманы шәрехләп.

Эльмира Кәлимуллина, авторлык хокукларын яклап, судлашып йөрмәячәк. “Минем башка әһәмиятлерәк эшләрем бар. Мин иҗат белән шөгыльләнәм”, - диде ул.

  • Эльмира Кәлимуллинаның “Будда” җырының премьерасы 2014 елның августында булган. Клип 2015 елның маенда чыккан. Текст һәм музыка авторы – Артем Михаенкин.

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина хәзерге вакытта яңа концерт программасын әзерли. “Ул “Төп роль” дип атала.

Элмира Кәлимуллинаның концерт туры 15 мартта Казанда башлана һәм 21 мартта туган шәһәре Түбән Камада тәмамлана. 17 мартта җырчы Чаллыда һәм 20 мартта Әлмәттә чыгыш ясаячак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100