Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзәкләштереп, инвалидлар өчен эш урыннары тәкъдим ителә
Ул инвалидларның ун көнлеге кысаларында оештырыла
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда, Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, декабрьның 1еннән инвалидларның ун көнлеге уздырыла. Аның кысаларында 6сы көнне Химиклар мәдәният сараенда, мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен, эш урыннары ярминкәсе уздырыла.
Казанда хәзер 89928 кеше инвалид санала, башкаланың мәшгульлек үзәгендә 733 инвалид эшле булуга хисапта тора. Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендәге чыгышында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль мәсьәләләр министры урынбасары, Казанның социаль яклау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Просвирякова белдергәнчә, быел физик мөмкинлекләре чикле 511 кеше эшкә урнаштырылган, 92се төрле һөнәр үзләштерү буенча өйрәнү курсы узган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз