news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәки Зәйнуллинны соңгы юлга иртәгә озаталар

Зәки Зәйнуллин белән хушлашу мәрасимендә Татарстан Язучылар берлеге исеменнән Факил Сафин катнашачак.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Күренекле язучы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллин иртәгә туган ягында — Башкортстанның Стәрлебаш авылы зиратына җирләнәчәк.

«Зәки Зәйнуллинны соңгы юлга озату мәрасимендә Татарстан Язучылар берлеге исеменнән Факил Сафин катнашачак», — диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Зәки Зәйнуллин соңгы елларын Башкортстанның Стәрлебаш авылында яшәде. 

Аның бүген вафат булуы билгеле булды. Язучыга 87 яшь иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot