news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Зәкать" хәйрия фонды мохтаҗларны корбан ите белән тәэмин итүне дәвам итә

Бүген Корбан бәйрәменең өченче көне.

 (Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Корбан бәйрәменең өченче көне. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкать" хәйрия фонды мохтаҗларны корбан ите белән тәэмин итүне дәвам итә. Корбан бәйрәменең ике көнендә нәзарәт фондка 2000 сарык тапшырган, фондның 400 вәкиле 2 тонна ит өләшкән. Корбан бәйрәмен түземсезлек белән көткән өлкән кешеләр һәм инвалидлар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, качаклар һәм йортсызлар милләте һәм нинди дин тотуына кармастан 10 кг ит алган.

Моннан тыш, корбан ите социаль учреждениеләргә дә тапшырылган. Алар - "Гаврош" балалар һәм яшүсмерләр приюты, А.Вавилова исемендәге фонд хосписы, 4 нче интернат-мәктәп, Дәрвишләр балалар интернат йорты һ.б. бүген фонд Блокадачылар җәмгыятен һәм Инвалидлар җәмгыятен ит белән тәэмин итте дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100