news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясендә Президент булырга теләүчеләрнең күп булу сәбәпләрен атадылар

РФ Президентын сайлаулар 2018 елның 18 мартында узачак.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Үзәк сайлау комиссиясендә соңгы елларда беренче тапкыр Президент булырга теләүчеләрнең бик күп булуын билгеләп үтәләр. Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Евгений Шевченко РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта белдерде.

Ул моңа кадәр билгеләп үткәнчә, Үзәк сайлау комиссиясе декабрь ахырына РФ Президенты вазифасына кандидатлар күрсәтү белән бәйле чаралар үткәрү буенча 60ка якын белдерү кәгазе (шуларның 21е – партияләрдән) алган.

«Бу, мөгаен, имзаларны азрак санда тәкъдим итү мөмкинлеге белән бәйледер. Икенчедән, узган сайлаулар белән чагыштырганда партияләр саны артты һәм күпләр Президент сайлауларында катнашырга теләк белдерде», - диде Шевченко.

РФ Президентын сайлаулар 2018 елның 18 мартында узачак. Президент вазифасына кандидат булып теркәлү өчен үзен-үзе тәкъдим итүчеләргә 300 меңнән дә ким булмаган имза җыярга кирәк. Шул ук вакытта бер төбәккә 7,5 мең имза (шуннан да артык түгел) туры килергә тиеш. Парламентныкы булмаган партияләрдән кандидат итеп күрсәтелүчеләрнең исә 100 мең имза җыюы, бер төбәккә 2,5 мең имза туры килүе шарт. Парламент партияләреннән тәкъдим ителгән кандидатлар болардан азат.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100