news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе үз-үзен кандидат итеп күрсәтүчеләрдән документ алуны төгәлләде

Сәяси партияләр тәкъдим итүче кандидатлардан документлар кабул итү 12 гыйнварның төн уртасына кадәр дәвам итә.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Президентын сайлауларда үз-үзләрен кандидат итеп күрсәтү өчен Үзәк сайлау комиссиясенә документлар кабул итү якшәмбе көнне төгәлләнде. Бу хакта “Интерфакс” Россия Үзәк сайлау комиссиясенә сылтама белән хәбәр итә.

“Россия Үзәк сайлау комиссиясенә президент кампаниясе эшли башлаган вакыттан Россия Президентын сайлауларда үзләрен кандидат итеп күрсәтү өчен гражданнардан 46 хәбәр керде. Шул ук вакытта документларын андый кандидатларның бары 15е генә тапшырды”, - диелгән Үзәк сайлау комиссиясе хәбәрендә.

Соңгы көнне Россия Үзәк сайлау комиссиясенә биш гражданнан үзләрен кандидат итеп күрсәтү өчен документлар кергән.

Сәяси партияләр тәкъдим итүче кандидатлардан документлар кабул итү 12 гыйнварның төн уртасына кадәр дәвам итәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100