news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путинны Президентлыкка кандидат итеп теркәде

Путинны яклап 1,6 миллионнан артык имза җыелган, Үзәк сайлау комиссиясенә 314 меңнән артык имза тапшырылган.

Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путинны Президентлыкка кандидат итеп теркәде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путинны март аенда узачак Президент сайлауларында кандидат итеп теркәде, дип хәбәр итә РИА «Новости» агентлыгы.

Теркәлү вакыты – 11.25. Шуннан соң кандидат таныклыгын аның ышанычлы вәкиленә тапшырганнар.

Гамәлдәге дәүләт башлыгы үзен-үзе кандидат итеп күрсәтә. Теркәлү өчен аңа 300 меңнән дә (өстәвенә, бер төбәктә 7,5 меңнән дә артыграк түгел) кимрәк булмаган имза җыярга кирәк иде.

Путинны яклап 1,6 миллионнан артык имза җыелган, Үзәк сайлау комиссиясенә 314 меңнән артык имза тапшырылган. Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы урынбасары Николай Булаев искәрткәнчә, комиссия тиешле таләпләргә җавап бирми торган нибары 232 имза тапкан. Бу – тикшерү өчен сайлап алынган имзаларның 0,39 процентын тәшкил итә.

Якшәмбе көнне имзаларны тикшерү нәтиҗәләре турындагы беркетмәне кандидатның ышанычлы вәкиленә тапшырганнар.

Россия Президентын сайлаулар 18 мартта узачак. Моңа кадәр Үзәк сайлау комиссиясе ике кандидатны теркәгән иде инде. Алар – ЛДПР лидеры Владимир Жириновский һәм КПРФтан Павел Грудинин. Парламент партияләреннән кандидат итеп күрсәтелгәнлектән, аларга теркәлү өчен үзләрен яклап имза җыярга кирәк түгел иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100