news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе ТР Президенты вазифасына барлык кандидатларны да теркәде

Рөстәм Миңнеханов республика Президенты вазифасына кандидат сыйфатында иң беренче булып теркәлде.

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республика Президенты вазифасына тагын дүрт кандидатны теркәде. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әйтик, Үзәк сайлау комиссиясенең 113нче киңәшмәсе кысаларында Коробченко Олег Владимирович («Үсеш партиясе»), Михеев Альмир Александрович («Гадел Россия»), Вәлиев Альфред Рәкыйп улы («Россия коммунистлары»), шулай ук Сурчилов Владимир Валерьевич (ЛДПР) ТР Президенты вазифасына кандидат таныклыклары алды.

«Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидатлар теркәү өчен тәкъдим ителгән документларны карагач, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе аларның «Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукы гарантияләре турында“гы федераль закон һәм ТР Сайлау кодексы таләпләренә туры килүен билгеләде», — дип искәртте республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Кандидатларның һәркайсы «минималь фильтр»ны узды — муниципаль депутатларның үзләрен яклап куелган ким дигәндә 5 процент имзасын җыйды.

Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия» партиясе кандидаты буларак) республика Президенты вазифасына кандидат сыйфатында иң беренче булып теркәлде. Ул кандидат таныклыгын 24 июльдә алды.

Шунысын да искәртик: быел тавыш бирү өч көн (11-13 сентябрь) дәвам итәчәк. Аларның соңгысы бердәм тавыш бирү көне санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100