news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирү көненә битлек һәм перчаткалар әзерләп куйган

Участок комиссиясенең һәр әгъзасы бер көнгә дүрт медицина битлеге һәм дүрт пар перчатка алачак.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанда Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр өчен тавыш бирү көнендә катнашучылар өчен шәхси саклану чаралары резервы булдырылган. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.

«Татарстанда сайлаучылар актив, без шәхси саклану чаралары резервын булдырдык. Һәр районда мондый резерв булдырылды, без кыска вакыт эчендә аны теге яки бу комиссиягә җибәрә алабыз», — диде Андрей Кондратьев.

Үзәк сайлау комиссиясендә әйтүләренчә, әлеге запас алдан тавыш бирүне исәпкә алып, 7 эш көненә исәпләнгән. Участок комиссиясенең һәр әгъзасы бер көнгә дүрт медицина битлеге һәм дүрт пар перчатка алачак. Моннан тыш, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, перчаткалар һәм авторучкалар һәр тавыш бирүчегә тәкъдим ителәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100