news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Президенты сайлаулары уздыру планын раслады

Татарстан Республикасы Президентын сайлау 2020 елның 13 сентябрендә булачак.

Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Президенты сайлаулары уздыру планын раслады

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе республика Президенты сайлауларына әзерләнү һәм уздыру планын раслады. Бу хакта сайлау комиссиясенең онлайн форматта үткән утырышында билгеле булды.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлау уздыру вакытында, иң беренче чиратта, эпидемиологик яктан куркынычсызлык чараларын булдыруны таләп итте. Ул сайлау участокларына керүне, чыгуны, сайлау комиссиясе әгъзаларын, күзәтүчеләрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүне Роспотребнадзор тәлапләре буенча тормышка ашырылачагын белдерде.

Андрей Кондратьев һәр территориаль сайлау комиссиясе дә видеокүзәтү белән тәэмин ителәчәге турында әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot