news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан күзәтүчеләренә сайлауларга әзерләнә башларга кушты

Җәмәгать күзәтүчеләре саны артырга тиеш.

Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан күзәтүчеләренә сайлауларга әзерләнә башларга кушты

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан күзәтүчеләрен хәзердән үк сентябрь сайлауларына әзерләнә башларга һәм законнарны актив өйрәнергә чакырды. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Майя Гришина сайлаучыларның «Минем тавыш» онлайн-форумында белдерде.

«Быел 13 сентябрьдә Россиядә 9 меңнән артык сайлау кампаниясе узачак, шул исәптән мөһим кампанияләр Татарстан Республикасында да уза. Күзәтүчеләрнең хәзер үк сайлау кампаниясенә әзерләнүләре, законнарны өйрәнүләре мөһим, бигрәк тә ул үзгәреп торганда», — дип искәртте Гришина.

Аның сүзләренә караганда, күзәтүчеләрне үз вакытында әзерләү сентябрь аенда узачак сайлауларда оештыруның яңа формаларын куллануда кирәк.

Моннан тыш, өч көнлек тавыш бирү өстәмә ресурслар җәлеп итүне таләп итә - күзәтүчеләр күбрәк булырга тиеш, дип йомгаклады РФ Үзәк сайлау комиссиясе секретаре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100