news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Дәүләт Советына сайлауларны узды дип саный

Парламентта биш партия: «Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия», ЛДПР, «Үсеш партиясе» вәкилләре һәм бер партиясез депутат эшләячәк.

Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Дәүләт Советына сайлауларны узды дип саный
Владимир Васильев

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узды һәм дөрес дип саный. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең бүгенге утырышында билгеле булды.

«Тиешле сайлау комиссиясе тарафыннан сайлаулар узды һәм дөрес дип санала», — диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Сайлау нәтиҗәләре турында протоколларны хәлиткеч тавыш хокукы белән барлык комиссия әгъзалары имзалады.

Республиканың VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау Татарстанда 8 сентябрьдә узды. «Бердәм Россия» партиясе 72,4 процент, КПРФ — 10,7 процент, «Гадел Россия» - 3,96 процент, ЛДПР — 3,79 процент, «Россия коммунистлары» — 3,65 процент, «Пенсионерлар партиясе» — 2,47 процент һәм «Үсеш партиясе» 1,82 процент тавыш җыйды.

Бермандатлы округлардан түбәндәге нәтиҗәләр әйтелде: Прибрежный округында «Гадел Россия», Электротехник буенча — «Үсеш партиясе», Менделеевск буенча — ЛДПР вәкиле җиңде. Калган округларда «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре җиңде.

Нәтиҗәдә яңа парламентта биш партия: «Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия», ЛДПР, «Үсеш партиясе» вәкилләре һәм бер партиясез депутат тәкъдим ителәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100