news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе штабларның планеркаларыннан онлайн-трансляция оештыра

Планеркага Россия Президентлыгына кандидатларның вәкилләре, сәясәтчеләр, экспертлар һәм гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары чакырыла.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Иҗтимагый палатасы һәм Казан федераль университеты Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе ярдәмендә штабларның планеркаларыннан онлайн-трансляция оештыра, дип хәбәр итә Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте.

Планеркага Россия Президентлыгына кандидатларның вәкилләре, сәясәтчеләр, экспертлар һәм гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары чакырыла.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов планеркада катнашучыларның сорауларына җавап бирәчәк һәм агымдагы сайлау алды кампаниясе һәм 18 марттагы тавыш бирү көнендә көтелгән яңалыклар хакында сөйләячәк.

Чарада шулай ук театр һәм кино актеры Михаил Пореченков та катнаша.

Планеркада катнашучылар арасында бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов һәм сәясәтче, «Чиста сайлаулар өчен» корпусы» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең идарә әгъзасы Илнар Гыйрфанов бар. Чараның модреторы - Леонид Толчинский.

Онлайн-трансляцияне Татарстан Республикасы youtube-каналында (http://qoo.by/41HF), шулай ук «Вконтакте» социаль челтәрендә Татарстанның рәсми берләшмәсендә (https://vk.com/nashtatarstan) карарга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100