Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзәк сайлау комиссиясе: Сайлау вакытында хокук бозу очраклары теркәлмәде
Иң күп мөрәҗәгать интернет һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан килгән.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау вакытында тавыш бирү барышына Татарстанда җитди хокук бозулар теркәлмәгән.
«Тавыш бирү көннәрендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә 52 мөрәҗәгать килеп иреште. Барлык мөрәҗәгать буенча тикшерү эшләре уздырылды. Кануннарны бозу очраклары ачыкланмады», — диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Аның әйтүенчә, иң күп мөрәҗәгать интернет һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан, социаль челтәрләрдән килгән. «Иң күп мөрәҗәгать сайлауларның беренче көнендә — 17 сентябрьдә булды», — дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз