news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк сайлау комиссиясе Россия Президентының керемнәре турындагы мәгълүматларны халыкка игълан итте

Үзәк сайлау комиссиясе Россия Президентының керемнәре турындагы мәгълүматларны халыкка игълан итте

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Үзәк сайлау комиссиясе “Бердәм Россия” партиясеннән кандидат итеп күрсәтелүчеләрнең керемнәре турындагы мәгълүматларны халыкка игълан итте. “Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар исемлегенең башында торучы Россия Президенты Владимир Путинның Санкт-Петербург шәһәрендә фатиры һәм Мәскәү өлкәсендә җир кишәрлеге бар, дип хәбәр итә Үзәк сайлау комиссиясе.

Әлеге мәгълүматларга караганда, 2006 елда В.Путинның гомуми кереме 2 011 611 сум 28 тиен тәшкил иткән. Президентның Мәскәү өлкәсендә 1,5 мең квадрат метр мәйданлы җир кишәрлеге һәм Петербургта 77,7 мең квадрат метрлы фатиры бар. РФ Президенты исеменә 1960 һәм 1965 елгы “ГАЗ М-21” һәм “ГАЗ М-21Р” маркалы ике җиңел автомобиль, шулай ук 1987 елгы “Скиф” прицебы теркәлгән. Кандидатлар милке турындагы мәгълүматлардан күренгәнчә, машиналар Путинга әтисеннән мирас булып калган һәм аларны яңадан теркәү үткәрелмәгән, дип хәбәр итә «Эксперт Online».

Моннан тыш, Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, РФ Президенты счетларында Россия Саклык банкында – 3 083 219 сум 34 тиен, ВТБ банкында – 563 763 сум 35 тиен һәм Балтика банкында 53 317 сум 50 тиен акча бар. В.Путин шулай ук “Санкт-Петербург” банкы” ачык акционерлык җәмгыятенең 230 акциясенә хуҗа.

news_right_1
news_right_2
news_bot