news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе тавыш бирүдә катнашкан күзәтүчеләрнең эшен югары бәяләде

Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә барлыгы 16,5 мең күзәтүче катнашкан.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе тавыш бирүдә катнашкан күзәтүчеләрнең эшен югары бәяләде
Рамил Гали

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Илнең Төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү участокларында эшләүче Татарстан җәмәгать күзәтүчеләре эшләрен югары дәрәҗәдә башкарган. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә белдерде.

«Күзәтүчеләр эше килештерелгән иде. Мин бик күп сайлау кампанияләре аша уздым, әмма мондый сыйфатлы эшне әлегә күзәткәнем булмады. Тавыш бирү процессында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча 16,5 мең күзәтүче катнашты. Алар тавыш бирүнең дөрес системасын булдыруда зур роль уйный», — дип йомгаклады республика Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе. 

news_right_1
news_right_2
news_bot