news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе: Путин сайлаучыларның 71,97 процент тавышын җыйган

Хәзерге вакытта сайлау комиссияләрендә протоколларның 21,33 проценты эшкәртелгән.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”). Гамәлдәге Россия Президенты Владимир Путинга сайлаучыларның 71,97 проценты тавыш биргән. Моны Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары дәлилли.

РИА Новости мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта сайлау комиссияләрендә протоколларның 21,33 проценты эшкәртелгән.

Алдан Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге экзит-пол мәгълүматлары гамәлдәге Россия Президенты Владимир Путинның Россия Президенты сайлауларында җиңүен раслады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100