news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе Лаеш районында сайлау барышында закон бозу очракларын тапмаган

Сайлау участокларында аңлатуларынча, сайлаучыларга барлык бюллетеньнәр дә исемлекләр нигезендә һәм паспортларын күрсәткәннән соң гына бирелгән.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре Лаеш районының 1750, 1752, 1756, 1757 һәм 1759нчы сайлау участокларында тикшерү үткәргәннән соң, сайлау процессында закон бозу очракларына юлыкмаган. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында хәбәр ителә.

Моңа кадәр социаль челтәрләрдә үзара салым буенча референдумда һәм җирле үзидарә депутатларын өстәмә сайлаулар вакытында сайлаучылар берничә тапкыр тавыш бирү турында хәбәрләр таралган иде.

Әлеге мәгълүматны тикшерү өчен участокларга ТР Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова, хокукый бүлек мөдире Елена Григорьева һәм Лаеш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Елена Сюнина барган.

Сайлау участокларында аңлатуларынча, сайлаучыларга барлык бюллетеньнәр дә исемлекләр нигезендә һәм паспорт күрсәткәннән соң гына бирелгән. Полиция хезмәткәрләре барлык процедураларны да законлы дип тапкан.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100