news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк сайлау комиссиясе Казаннан дүрт бала анасын Президентлыкка кандидат итеп раслады

Үз-үзен күрсәтүче кандидат 31 гыйнварга кадәр 100 мең имза җыеп тапшырырга тиеш.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Үзәк сайлау комиссиясе бүген Ата-аналар милли комитеты рәисе Ирина Волынецны, Казаннан дүрт бала анасын, Президентлыкка кандидат итеп раслады. Бу хакта “Татар-информ”га үзен үзе күрсәтүче кандидат җиткерде.

“Безнең бик яхшы яңалыклар! Бүген мин Үзәк сайлау комиссиясенең махсус комиссиясе утырышында Россия Федерациясе Президентына кандидат итеп расландым. Тавыш бирү бердәм булып үтте. Хәзер алда җитди бурыч – 31 гыйнварга кадәр 100 мең имза җыеп тапшырырга кирәк!” – диде Волынец. 

news_right_1
news_right_2
news_bot