news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе кандидатлар өчен тавышларны яңадан санау кирәк түгел, дип тапкан

Берткетмәләр төзүдә хаталар һәм тәңгәлсезлекләр ачыкланмавы бу карарга нигез булган.

Үзәк сайлау комиссиясе кандидатлар өчен тавышларны яңадан санау кирәк түгел, дип тапкан
Михаил Захаров

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе кандидатлар өчен тавышларны яңадан санау кирәк түгел, дип тапкан. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан республикада Россия Федерациясе Президентын сайлауда хаталар һәм тәңгәлсезлекләр ачыкланмавы бу карарга нигез булган. Бу хакта бүген ТР ҮСК утырышында билгеле булды.

Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова Яр Чаллы, Биектау һәм Яшел Үзәндә 46 участок сайлау комиссиясендә закон бозылу турында шикаятьләр килгәнен әйтте. “Без участок сайлау комиссияләренең барлык беренчел беркетмәләрен актардык, тикшердек, бөтен участокларга шалтыратып чыктык”, - диде ул. Аның сүзләренчә, бу объектлардагы беркетмәләрдә ниндидер хаталар, тәңгәлсезлекләр күренми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100