news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе барлык участокларны Covid-19 саклау чаралары белән тәэмин итте

Андрей Кондратьев сайлауларны имин булачак, дип белдерде.

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларга бер ай кала барлык сайлау комиссияләрен дә шәхси саклану чаралары белән тәэмин итте.

Бер үк вакытта Роспотребнадзор һәм Россия Үзәк сайлау комиссиясе рекомендацияләре нигезендә тавыш бирү бүлмәләрен әзерләү башланды. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Сайлау көннәрендә барлык участокларда да бүлмәләрне, өслекләрне һәм җиһазларны дезинфекцияләү үткәреләчәк. Сайлаулар имин булачак», — диде Кондратьев.

Барлык 2,8 мең сайлау участогына да медицина битлекләре, бер тапкыр киелә торган перчаткалар, каләм, саклагыч экран, медицина халатлары һәм антисептиклар кайтарылган. Сайлау көннәрендә участок ишеге төбендә температураны үлчәячәкләр. Бина эчендә 1,5 метр социаль ара булу тәэмин ителәчәк. Барлык сайлаучыларга да битлек һәм каләм бирәчәкләр.

Татарстанда 17-19 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, республика Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар, шулай ук җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау узачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100