news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк сайлау комиссиясе аппараты хезмәткәрләренең 89 проценты ковидтан прививка ясаган

Участок сайлау комиссияләре әгъзаларының 65-66 проценты вакцинация узган.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе аппараты хезмәткәрләренең 89 проценты Covid-19 коронавирусыннан прививка ясаткан. Участок сайлау комиссияләре әгъзаларының 65-66 проценты вакцинация узган.

«Участок комиссияләрендә бик җаваплы кешеләр эшлиләр. Бу укытучылар, табиблар… Бездә хәзер сайлау системасы җитди сакланган. Бүгенгә участок комиссияләре әгъзаларының якынча 65-66 проценты прививка ясаткан», — диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Кондратьев аңлатканча, иммунитет булуын прививка ясатучылар гына түгел, күптән түгел Covid-19 белән авырганнар һәм иммунитетлары барлыкка килгән кешеләр дә гарантияли.

«Тагын 10 процент өстибез. Участок комиссияләрендә эшләүчеләрнең 78-79 процентында иммунитет бар. Үзәк сайлау комиссиясе аппаратына килгәндә, бездә хезмәткәрләрнең 89 проценты прививка ясатты. Мин моны яхшы күрсәткеч дип саныйм. Ләкин бу без кешеләр белән эшләмәячәкбез дигәнне аңлатмый. Сөйләшәчәкбез һәм ышандырачакбыз», — диде Кондратьев.

Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы искәрткәнчә, прививка — ирекле карар, әмма һәркем үзе һәм сәламәтлеге өчен генә түгел, ә тирә-юньдәге кешеләрнең гомере өчен дә җаваплылык тотуын истә тотарга тиеш.


news_right_1
news_right_2
news_bot