news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк комиссия президент сайлаулары бюллетене үрнәген раслады

Документта сигез кандидатның фамилиясе алфавит тәртибендә урнаштырылган һәм алар турында кыскача мәгълүмат бирелгән.

Үзәк комиссия президент сайлаулары бюллетене үрнәген раслады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). РФ Үзәк сайлау комиссиясе алда торган Президент сайлауларында тавыш бирү өчен сайлау бюллетене үрнәген раслады. Документ текстында алфавит тәртибендә урнаштырылган сигез кандидатның фамилиясе бар, дип хәбәр итә РИА «Новости» агентлыгы.

Исемлектә кандидатлар түбәндәге тәртиптә урнашкан: Сергей Бабурин, Павел Грудинин, Владимир Жириновский, Владимир Путин, Ксения Собчак, Максим Сурайкин, Борис Титов һәм Григорий Явлинский.

Һәр фамилия янында аның турында кыскача мәгълүмат (туган елы, яшәү, эш урыны, вазифасы һ.б.) күрсәтелгән.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президентын сайлаулар быелның 18 мартында узачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot