news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясендә виварий ачу планлаштырыла

2010 елда Казан дәүләт медицина академиясе бүлеге булган Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясе фәнни эшен дүрт юнәлеш буенча алып баруны дәвам итәчәк

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 2010 елда Казан дәүләт медицина академиясе бүлеге булган Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясе фәнни эшен дүрт юнәлеш буенча алып баруны дәвам итәчәк. Шулай ук фәнни табышларны, файдалы модельләрне, сәнәгать үрнәкләрен куллануны, фәнни “ноу-хау”ларны гамәлгә ашыруны максат итеп куячак хуҗалык оешмасын оештыру һәм виварийны (тәҗрибә өчен хайваннарны асрау бинасы) ачу өчен тиешле документларны раслау планлаштырыла. Бу турыда кичә Казан дәүләт медицина академиясендә узган Гыйльми совет утырышында лаборатория мөдире Михаил Нюхнин белдерде.
Аның сүзләренә караганда, лаборатория бүген актуаль медицина-биология мәсьәләләренә кагылышлы фәнни-тикшеренү эшләрен алып бару өчен фәнни-методик, тәҗрибә үзәге ролен үти. Киләсе елда лаборатория хезмәткәрләре арка мие зарарлануын дәвалау максатыннан, биоинженер корылмалар өчен гель субстанцияләрен булдыруның теоретик нигезләрен эшләү һәм биологик наномолекуляр структураларны җыю юнәлешендә тикшеренү эшен алып барачак. Шулай ук ялкынсыну белән бәйле һәм аллергия авыруларына каршы организм иммунитетын күтәрү; ялкынсыну вакытында RAS һәм Rho гаиләләрендәге кечкенә G-аксымнары тәэсирлелеген җайга салу; ревматоидлы артрит авыруын диагностикалау һәм кисәтүнең яңа ысулларын табу максатыннан иммунитет механизмнарын өйрәнү кебек темалар буенча эш алып бару да планлаштырыла.
Лаборатория киләчәктә Татарстан, Россия, якын һәм ерак чит илләрдәге фәнни-тикшеренү учреждениеләре белән тыгыз элемтәләр урнаштырырга ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100