news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк банкта пенсия түләүләренең яңа схемасы турында сөйләделәр

Гарантияләнгән Пенсия планы буенча тупланган һәм файдаланылмый калган акчалар мирас булачак.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Гарантияләнгән Пенсия планы яңа пенсия схемасын туплау фазасы тәмамланганнан соң сайлап алуны күздә тота. Җыелган акчаларны шунда ук, керем салымы түләп алырга яки гомерлек пенсия планында калдырырга мөмкин. Бу хакта Россия банкы рәисенең беренче урынбасары Сергей Швецовка сылтама белән «Российская газета» яза.

«Стандарт план 15-20 елга алга исәпләнә, әмма һәр ике ел саен ул яңадан каралачак һәм тагын ике елга озайтылачак», - дип аңлатты Үзәк банк рәисе урынбасары.

Аның сүзләренчә, ел саен стандарт планга карата инфляция күләменә индексация ясау мәҗбүри таләп булачак. Шул ук вакытта кеше үзенә иң яхшы айлык түләүне тәэмин итүче Пенсия фондын үзе сайлаячак.

«Әгәр Пенсия фонды кешегә башка план тәкъдим итсә, ул башка планны сатып алачак. Биредә бернинди чикләүләр дә юк», - диде Швецов.

Түләүнең үзгәреп тора торган планын куллану нәтиҗәсендә файдаланылмаган калдык акча мирас итеп алыначак.

Гарантияләнгән Пенсия планы 2014 елдан туктатылган мәҗбүри пенсия тупланмаларына алмашка килер дип көтелә. Түләүләр акча туплана башлауга 30 ел узгач яки пенсия яшенә җиткәндә башланачак. Россия Хөкүмәте тиешле закон проектын Дәүләт Думасына кертергә планлаштыра.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100