Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Үзәк банкта 2021 елга ОСАГО буенча үзгәрешләр турында сөйләделәр
2020-2021 елларда ОСАГО полисында территориаль һәм егәрлек коэффициенты гамәлдән чыгачак.
(Казань, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). 2020-2021 елларда ОСАГО полисында территориаль һәм егәрлек коэффициенты гамәлдән чыгачак. Бу хакта Үзәк банкның Үзәк федераль округ буенча Баш идарәсе иминият базары субъектлары эшчәнлеген күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Кирилл Табаков сөйләде. “РИА-Новости” шул хакта яза.
Аның сүзләренчә, хәзер Свердловск өлкәсенең зур булмган бистәсендә яшәүче полис өчен 3,6 мең сум түли, ә берничә чакрым ераграк торган йөртүче 1,98 мең сум түли, чөнки ул бистә башка төбәккә карый.
"Мөген, киләчәктә яшәү урыны тарифка йогынты ясар, әмма бу хәзергегә караганда формальлек кенә булачак. Бу мәсьәлә карала. 2020 елда территориаль коэффициент гамәлдән чыгарыла”, - диде Кирилл Табаков.
Егәрлек коэффициенты буенча үзгәрешләр 2021 елда кертелә, - диде ул. Бу коэффициент гамәлдән чыгарылгач, иминият компанияләре тарифларны 40 проценттан да арттыра алмый. Моннан тыш, йөртүчеләр өчен шул 40 процент күләмендә ташлама бирү мөмкинлеге дә булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз