news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк банк Татарстандагы бер банкның лицензиясен алган

Үзәк банк боерыгы белән 3 ноябрьдә банкка вакытлы администрация билгеләнгән.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Үзәк банк бүген Татарстанның Чаллыдагы "Камский горизонт" банкының лицензиясен алган.  Бу хакта банка сылтама белән "Интерфакс" яза.

"Күзәтчелек органнарының мөмкин булган югалтуларга резервлар булдыру турындагы таләпләрен үтәү нәтиҗәсендә кредит оешмасы үз капиталын тулысынча югалткан. Шулай ук "Камский горизонт" Россия Банкының җинаять юлы белән алган керемнәрнәрне легальләштерүгә каршы булу өлкәсендә закон һәм норма актларын үтәмәгән. Моннан тыш, банк шикле транзит операцияләре үткәрүгә җәлеп ителгән", - диелгән көйләүче хәбәрендә.

Үзәк банк боерыгы белән 3 ноябрьдә банкка вакытлы администрация билгеләнгән.

"Камский горизонт" - иминият кертемнәре системасында катнашучы. Лицензия алынгач банк клиентларына, шул исәптән шәхси эшмәкәрләргә калган акчаның 100 процентын, әмма бер кешегә 1,4 млн сумнан артык булмаган күләмдә, түләргә тиеш.

2016 елның 3 кварталы нәтиҗәләре буенча "Камский горизонт" банкы "Интерфакс-ЦЭА" әзерләгән "Интерфакс-100" рэнкингында активлар күләме буенча 527 нче урынны биләгән. Физик затларның кертемнәре күләме 432 млн сум тәшкил иткән. Россия банкының агымдагы елның 1 августына булган мәгълүматларына караганда, активлар буенча кредит оешмасы РФ банк системасында 537 нче урынны биләгән булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100