news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк банк ТАССРның 100 еллыгына багышланган тәңкә чыгара

Рөстәм Миңнеханов тәңкәнең 2020 елда истәлекле тәңкәләрне әйләнешкә кертү буенча проектка кертелгәнен әйтте.

(Казан, 29 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә махсус тәңкә чыгарылачак. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында ТАССР оешуның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитеты утырышында билгеле булды.

Россия Федерациясенең Үзәк банкы кыйммәтле металлдан истәлекле тәңкә чыгару тәкъдимен хуплаган. “Үзәк банк кыйммәтле металлдан ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган акча чыгару тәкъдимен хуплады”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Ул бу тәңкәнең 2020 елда истәлекле тәңкәләрне әйләнешкә кертү буенча проектка кертелгәнен әйтте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot