news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк банк тәҗрибәле машина йөртүчеләр өчен ОСАГО бәясен киметергә тәкъдим итте

Руль артына яңа ыгна утыручыларның тәҗрибәле йөртүчеләргә караганда күбрәк түләячәге билгеләнгән.

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Үзәк банк Автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) полисына бәяне машина йөртүчеләрнең стажына һәм яшенә карап дифференцияләргә тәкъдим итә. Бу хакта автомобильләрен иминиятләүчеләргә тараткан проектта күрсәтелгән, дип хәбәр итә "Известия".

Проект нигезендә, машинаны яңа йөртә башлаучылар тәҗрибәлеләренә караганда күбрәк түләячәк. Мәсәлән, 22-24 яшьлек дүрт елга кадәр стажы булган һәм бер елга кадәрле стажлы 25-29 яшьлек машина йөртүчеләр 16-21 яшькә кадәргеләр кебек үк максималь 1,8 коэффициенты буенча түли.

Йөртүче 49 яшьтән өлкән һәм машина йөртү стажы 14 елдан арткан икән, полис бәясе минималь ставка – 0,66 коэффициенты буенча исәпләнә.

Моннан тыш, Үзәк банк проекты “чикләүләр булмаган” иминият полисы бәясен бер ярым тапкырга арттыруны күзаллый.

Россия автоиминиятчеләре президенты Игорь Юргенс фикеренчә, яшь һәм стаж буенча коэффициентларны билгеләү ОСАГО бәяләрен гадел итә һәм тариф күтәрелүгә китерми. Моңа кадәр яшь һәм стажга карап ташламалар ясалмады.

news_right_1
news_right_2
news_bot