news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк банк төп ставканы тагын киметте

Банк карарын соңгы айларда Россиядә инфляция дәрәҗәсе түбән булу белән аңлата.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Россия Банкы чираттагы мәртәбә төп ставканы киметте. Бүгенге утырыш нәтиҗәләре буенча, регулятор аны 7,25 процент дәрәҗәсендә билгеләде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Үзәк банк төп ставканы моннан ай ярым элек кенә киметкән иде әле. Банк үз карарын соңгы айларда Россиядә инфляция дәрәҗәсе түбән булуы белән аңлата.

«Россия Банкы фаразлавынча, 2018 ел ахырына еллык инфляция 3-4 процент тәшкил итәчәк һәм 2019 елда 4 процентка якын булачак», - дип искәртте регулятор вәкилләре. 

news_right_1
news_right_2
news_bot