news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк банк ставканы 7,25 процентка кадәр киметте

Регулятор ставкаларны 2019 елның июнендә киметкән иде.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Үзәк банк төп ставканы 0,25 база пунктына - еллык 7,25 процентка кадәр киметте. Тиешле карар бүген, 26 июльдә, финанс регуляторның Директорлар советы утырышында кабул ителде. Бу турыда Россия Банкы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Инфляция акрынаю дәвам итә. Әмма инфляция көтү югары дәрәҗәдә кала. Россия икътисадының үсеш темплары Россия Банкы көткәннән түбәнрәк», - диелә Үзәк банк хәбәрендә.

Үзәк банкта үткәрелә торган акча-кредит сәясәтен исәпкә алып, киләсе 2020 ел башында инфляция 4 процент дәрәҗәсенә әйләнеп кайтыр дип исәплиләр.

Әгәр дә вакыйгалар шулай дәвам итсә, Россия Банкында төп ставканы киләчәктә киметү мөмкинлеге тудырыла, шуннан соң регулятор 2020 елның беренче яртысында нейтраль акча-кредит сәясәтенә күчәчәк.

Элек Үзәк банк ставкасын киметү турында карар агымдагы елның июнендә кабул ителгән иде. Ул чакта бу күрсәткеч еллык 7,75 проценттан 7,5 процентка кадәр кимегән. Россия Банкы Директорлар советының әлеге мәсьәлә буенча киләсе утырышы 6 сентябрьдә булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100